что такое дружба на татарском языке помогите 6-8 предложений

Вопрос школьника по предмету Другие предметы

что такое дружба на татарском языке помогите 6-8 предложений

Ответ учителя по предмету Другие предметы

Сыйныфташларым бик яхшы минем. Аларны чын дус дип атасаң да була. Дәресләрне аңлама­саң, аңлатып бирәләр. Авырып китсәң, хәл белергә киләләр, телефоннан шалтыраткалап торалар. Абыемның да дуслары бар, тик алар минекеләргә охшама­ган, аны гел кирәкмәгән эшләргә әйдәп торалар. Ул үзе биш­кә генә укый. Кич җиттеме, бергә йөри торган иптәшләре өй эшләрен күчереп алырга килә. «Абыең моңа үзе дә гаеп­ле, чын дуслыкның нәрсә икәнлеген аңлап бетерми, аларга зыян гына сала. Дәресне аңламагач, үзләре хәзерләмәгәч, әлеге сыйныфташлары бик начар укый аның. Вакытлары күп булгач, яман гадәтләргә дә өйрәнәләр» , — ди әнием. Минем дуслар андый түгел. Безнең сыйныфта укуда арт­та калган балалар да юк. Ярдәмләшеп яшибез. Бергәләп ял итәбез.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Похожие вопросы от пользователей