Сочинение на татарском языке про друга

Вопрос школьника по предмету Другие предметы

Сочинение на татарском языке про друга

Ответ учителя по предмету Другие предметы

Чын дус Чын дус дип кемне әйтеп була соң? Үзенең эшләре белән дуслыкны исбатлаган кешене генә дус дип әйтеп була. Ә дуслык турында күп сөйләшеп тә, эшләре белән аны исбатлый алмаган кеше иптәш яки таныш дип кенә санала, минемчә. Әгәр дә Илшат минем чын дустым икән, мин аңа нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, ул мине кире какмас. Чын дус тагын сорамыйча да, үзе белеп тә булышыр. Мин моны күп тапкырлар сынадым инде. Балык тоткандагы бер хәл искә төшә. Җәйге каникулларда без күл буена барган идек. Балык тотканда, суга кергәч, аягым пыяла ватыгына киселде. Суда вакытта авыртуны тоймаган идем, ярга чыккач, аяк авырта башлады, шаулап кан да ага. Шунда Илшат белән нәрсә булды дисезме? Ул башта бик агарынды, чөнки минем өчен курыккан икән. Шунда ук миңа беренче ярдәм күрсәтә башлады. Үзенең күлмәгенең бер җиңен ертып алды да минем яраны бәйләп куйды. Шуннан соң без кайтырга булдык. Ә мин киселгән аягыма бөтенләй баса алмый идем. Шунда Илшат мине үзенең җилкәсенә күтәреп алып китте. Әлбәттә, без алай озак бара алмадык. Чөнки мин аңа караганда күпкә авыррак. Бераздан мин үзем дә атлый ала башладым. Әмма ул, аннан соң да юл буе мине күтәрешеп, булышып кайтты. Бик авыр булса да, ул гел миңа булышып атлады. Чын дус менә шундый була ул! 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Похожие вопросы от пользователей