Сочинеие про хлеб на татарском пж!!!!

Вопрос школьника по предмету Другие предметы

Сочинеие про хлеб на татарском пж!!!!

Ответ учителя по предмету Другие предметы

Икмәк! Бу сүзне ишетүгә күз алдына кызарып пешкән ипи килә. Ул хуш исле, тәмле. Бодай яки арыш бөртеге шундый күмәч булсын өчен, күпме юл үтә. Колхозчылар һәм игенчеләр күпме көч куя. Яз көне алар җирне бик әйбәтләп эшкәртәләр, аннары чәчәләр. Алар үсеп, өлгергәч, җыеп алалар, амбарларга, элеваторларга озаталар. Игенченең һәр минуты кадерле. Ашлыкны тегермәндә тарттырып онга әйләндерәләр. Аннан соң кабарып торган күмәч пешерәләр. Ул табынга куелганчы күпме юл үткән, күпме көч түгелгән. Икмәк балаларга да, олыларга да — һәркемгә кирәк. Икмәкнең валчыгын да әрәм итәргә ярамый. Икмәкне кискәндә дә, күкрәккә куеп, зурлап кисәргә кирәк.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Похожие вопросы от пользователей